Районның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хәбәр итә

2013 елның 25 ноябре, дүшәмбе

27 ноябрьдә районның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге Меңнәр авыл җирлегендә “Мобильный центр” ярдәмендә халыкка түбәндәге дәүләт хезмәтләрен күрсәтәчәк:

 

1.              Гражданнарга хезмәт мөнәсәбәтләренә кагылышлы, шуның эченнән эштән кыскартылулар көтелгән очраклар буенча да  консультацияләр.

 

2.              Гражданнарга һәм эш бирүчеләргә хезмәт базарының торышы турында мәгълүмат бирү.

 

3.              Эшсез гражданнарга эш табуда ярдәм итү.

 

 

Хезмәт күрсәтү урыны һәм вакыты:

 

Меңнәр авыл клубы янында 8.30 – 10.30 сәгать аралыгында.

 

Гражданнарга паспорт белән килү шарт.

 

Белешмәләр өчен телефон: 3-09-83.

 

 

Районның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчелеге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International