Басыйров Миргалим Гыйлем улы исемендәге Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбе "Иң яхшы мәктәп ашханәсе" бөтенрәсәй бәйгесенең республика этабында җиңү яулады

2025 елның 28 августы, пәнҗешәмбе

28 нче август көнне Казан шәһәрендә балаларның сәламәтлеген саклау мәсьәләренә багышланган республика семинары узды.

Актаныштан әлеге чарада мәгариф идарәсе җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Фирүзә Флүс кызы, туклану буенча җаваплы белгеч Ландыш Рәдис кызы һәм мәктәп директоры Рамил Җәмигънур улы катнаштылар.

Республиканың Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Карпова туклануны оештыруда күзәтелгән кимчелекләр, кергән яңалыклар турында аңлатты. Татарстан республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Асадуллина Алсу Мөнип кызы барлык чарада катнашучыларны яңа уку елы белән котлады һәм "Иң яхшы мәктәп ашханәсе" бөтенрәсәй бәйгесенең республика этабы җиңүчеләрен бүләкләде.

Җиңүчеләр исемлегендә Басыйров Миргалим Гыйлем улы исемендәге Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбе дә булуы районыбыз өчен зур куаныч. Мәктәп җитәкчесе Рамил Җәмигънур улын һәм коллективын әлеге уңышлары белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International