Авырлыклардан курыкмыйлар

2013 елның 23 ноябре, шимбә
 

15-16 ноябрь көннәрендә Биектау районында СССРның спорт остасы, Татарстан, Россия чемпионы Таһир Биккениев истәлегенә гер спорты буенча ачык турнир узган иде. Быел 16 тапкыр узган мәртәбәле бәйгедә Россиянең төрле төбәкләреннән, Чувашия республикасы, Киров өлкәсе спортчылары һәм Татарстанның 16 командасы–җәмгысы 200 дән артык кеше катнашты.


Актаныш данын яклап чыгыш ясаган Актанышның 1 нче урта мәктәбе укучылары Айгиз Хәләфетдинов, Ринат Камалов, Әлфис Мостафин I-III урыннарны яуладылар һәм үз үлчәм авырлыкларында I үсмерләр разрядын үтәүгә ирештеләр. Алардан бераз калышып Булат Фәттахов–IV, Илназ Салихов–V, Илмир Шәмсиев VII урыннарга ия булдылар.

 

Чыганак: aktanуsh-rt.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International