Ленар Зарипов район хакимияте һәм бизнесның хезмәт базарында кирәкле квалификацияле кадрлар әзерләү өчен үзара хезмәттәшлек итүенең мөһимлеген ассызыклады

2025 елның 24 июне, сишәмбе

Район башлыгы Ленар Зарипов Актаныш технологик техникумы җитәкчелеге белән берлектә "ВОЛГА-СГЭМ" - "КАМСПЕЦЭНЕРГО" ҖЧҖ директоры Александр Руденко һәм "ГИДРОЭЛЕКТРОМОНТАЖ" ҖЧҖ директоры Василий Глухов белән очрашты.

Очрашу предприятиеләр һәм мәгариф учреждениесе арасында хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышуга багышланган иде.

Ленар Зарипов район хакимияте һәм бизнесның хезмәт базарында кирәкле квалификацияле кадрлар әзерләү өчен үзара хезмәттәшлек итүенең мөһимлеген ассызыклады. Ул билгеләп үткәнчә, район иминлеге өчен эшләргә теләгән яшь белгечләргә ярдәм итү өстенлекле бурыч булып тора.

Очрашу азагында яклар хезмәттәшлекне алга таба үстерү һәм техникумны тәмамлаучыларның квалификациясен күтәрүгә һәм аларны эшкә урнаштыруга юнәлдерелгән чараларның уртак программасын әзерләү турында килештеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International