Актаныш районында юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе утырышы узды

2025 елның 24 июне, сишәмбе

Актаныш районында район башкарма комитеты җитәкчесе Илфак Бариев рәислегендә юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе утырышы булды.  Фикер алышуның төп темалары булып балаларның юл-транспорт травматизмын профилактикалау һәм ремонт эшләре алып барыла торган юл участокларында куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләләре торды.

Утырыш барышында ДАИ начальнигы Ренат Шәмсиев, "Татмедиа "Актаныш-информ" АҖ филиалы җитәкчесе Айнур Гыймадиев һәм башка катнашучыларның докладлары тыңланды. Балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләренең сәбәпләрен анализлауга һәм аларны булдырмау чараларын эшләүгә аерым игътибар бирелде.

Илфак Шамил улы балаларда юлларда үз-үзеңне куркынычсыз тоту күнекмәләрен формалаштыруда системалы профилактик эшнең мөһимлегенә басым ясады. Балалар иминлеге өчен, бигрәк тә машина юлы янында ата-аналар җаваплылыгын арттыру зарурлыгы ассызыкланды.

Утырыш йомгаклары буенча районда юл хәрәкәте иминлеген арттыруга юнәлдерелгән чаралар комплексын гамәлгә ашыру турында карарлар кабул ителде, шул исәптән юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүгә контрольне көчәйтү, мәгариф учреждениеләрендә профилактик чаралар үткәрү һәм халык белән мәгълүмати эшне көчәйтү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International