Хәзерге вакытта Казан аэропортында “Боинг” самолеты һәлакәте урынында милләтара авиация комитеты вәкилләре белән берлектә тикшерү төркеме эшли, алар бүген төнлә фаҗига урынына килде.
Хәзер һәлакәт урынын карау һәм башка башлангыч тикшерү гамәлләре башкарыла. Кара тартмалар табылуга, алар тикшерүгә җибәреләчәк. Бу хакта матбугат конференциясендә РФ Тикшерү комитетының Транспортта Идел буе тикшерү идарәсе җитәкчесе Александр Полтинин хәбәр итте.
“Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре һәм башка көч структуралары һәм ведомстволарыннан гыйбарәт көчләр группировкасы урнаштырылган, оператив штаб төне буе эшләде. Максималь кыска вакыт эчендә барлык кирәкле тикшерү гамәлләре уздырылачак, экспертизалар билгеләнәчәк”, - дип билгеләп узды ул.
Аның сүзләренә караганда, вәзгыять шуның белән дә катлауланган, очкыч очып китү-төшеп утыру полосасы һәм очу кырының бер өлеше (рулежная дорожка) арасында вертикаль дәрәҗәдә диярлек төшкән. Нәтиҗәдә көчле шартлау булган, ягулык бакларына ут капкан, көчле янгын чыккан, ул иртәнге якка гына тулысынча сүндерелгән. А. Полтинин аңлатканча, төне буе кабаттан янып китү чыганаклары булган, алар тулысынча ликвидацияләнгән.
Хәзер тикшерү гамәлләре комплексы үткәрелә. Һәлак булганнарны тануга озак вакыт кирәк булачак. Гәүдәләрнең өлешләре Казан моргына китереләчәк, туганнары таный алмаган очракта геном экспертизалар уздырылачак.
Мәскәүдә авиация керосинын һәм башка материалларны кертеп техник сыекчалар алыначак. Экспертизалар комплексы билгеләнәчәк, барлык фаразлар тикшереләчәк. “Төп фаразлар: пилотлык хатасы, техниканың төзексезлеген дә кертеп барлык техник факторлар тикшерелә”, - дип ассызыклый А. Полтинин. Ул хәбәр иткәнчә, утыру алдыннан очкыч диспетчерлар белән элемтәгә кергән. Аңлашылмаган сәбәпләр аркасында ул икенче круг ясарга карар кылган. Хәзер самолетның ни өчен беренче тапкырдан җиргә утыра алмаганлыгын ачыклаячаклар.