"Елның иң яхшы социаль хезмәткәре" исеме "Игелек үзәге" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өй шартларында социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Исламова Алисә Фирдәвис кызына бирелде.
"Елның иң яхшы социаль хезмәткәре" исеме һөнәргә тугрылыклы, югары профессионализм һәм кешеләр турында эчкерсез кайгыртучанлык өчен лаеклы бүләк. Бу мохтаҗларга көн саен бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтүче социаль хезмәткәрләр хезмәтенең мөһимлеген һәм әһәмиятен тану. Исламова Алисә Фирдәвис кызы-мондый кешенең ачык мисалы.