1923 елның 17 ноябрендә РСФСР Эчке эшләр комиссариаты участок караучысы турындагы инструкция кабул итә.
Әлеге норматив акт Россия милициясенең участок инспекторлары институты формлашуга этәргеч бирә. 2002 елның 6 сентябрендә РФ Эчке эшләр министрлыгында участок инспекторлары көне уздыру турында карар кабул ителә. 2011 елгы реформадан соң әлеге бәйрәм Полициянең участок уполномоченныйлары көне итеп үзгәртелде.