«Россия көненә милли кием ки» Бөтенроссия акциясенә кушылып, мәдәният һәм сәнгать паркында үзәк китапханәнең хезмәт күрсәтү бүлеге тематик программа үткәрде

2025 елның 11 июне, чәршәмбе

12 июньдә бөтен ил иң әһәмиятле милли бәйрәмнәрнең берсе - Россия көнен билгеләп үтә. Шушы искиткеч көн алдыннан «Россия көненә милли кием ки» Бөтенроссия акциясенә кушылып, мәдәният һәм сәнгать паркында үзәк китапханәнең хезмәт күрсәтү бүлеге тематик программа үткәрде. Чарада бу темага китап күргәзмәсе тәкъдим ителде һәм күзәтү ясалды. Күргәзмәдә Россия һәм Татарстан тарихы турында, шулай ук илнең бүгенге көне турында китаплар һәм бу темага матур әдәбият тәкъдим ителде. Россия халыкларының гореф-гадәтләре, йолалары турында җанлы әңгәмәдән соң әдәби викторина үткәрелде, чарада катнашучылар барлык сорауларга җавап бирделәр. Мәкальләрне, әйтемнәргә җаваплар эзләделәр. «Ромашка " балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм китапханәчеләр төрле милләт костюмнарын тәкъдим иттеләр. Бу милләтнең гореф-гадәтләре һәм йолалары  белән таныштырдылар, бу халыкларның биюләрен башкардылар.Чара ахырында Олег Газманов башкаруындагы “Россия алга”  җырына флешмоб башкарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International