Хөрмәтле райондашлар, кайткан кунаклар! Сезне, милли бәйрәмебез – Сабантуй белән ихлас күңелдән тәбрик итәм.
Дөньялар ничек кенә үзгәрсә дә, һәрберебезнең сагынып көтеп ала торган, авыл халкы өчен аеруча якын олы бәйрәмнәрнең берсе ул. Безнең бай тарихыбыз, милли гореф-гадәтләребез, халкыбызның рухи мирасы.
Әлеге бәйрәм беренче чиратта игенчеләрнең, авыл хезмәтчәннәренең, районыбызда, республикабызда азык төлек муллыгын тәэмин итү өчен тырышлык куйган һәркемнең бәйрәме. Җирдә тырыш хезмәт куйган һәр райондашыбызга ихластан рәхмәтемне җиткерәм! Дәһшәтле Бөек Ватан сугышы чорында да халык үз бәйрәмнәрен онытмаган, ничек кенә авыр булмасын, берләшеп, хезмәттә дә, бәйрәмдә дә Җиңүне якынайтып бердәм булганнар.
Бүгенге көндә, аеруча да, Ватаныбызны саклаучы егетләребезгә – махсус хәрби операциядә катнашучыларга зур рәхмәт әйтәсе килә. Аларның батырлыгы, кыюлыгы безгә көч бирә, бердәмлеккә өнди. Иң мөһиме - дөньяларыбыз тынычланып, егетләребез исән сау әйләнеп кайтсыннар. Алар белән шушы бәйрәм мәйданнарында, мул табын артларында очрашырга язсын.
Хөрмәтле райондашлар! Бәйрәмнәрдә алынган рухи күтәренкелек, бердәмлек һәм дуслык ел дәвамында озатып килсен. Быелгы Сабан туе сезгә күп сөенечләр китерсен, күңелегезне ачсын, тормышларыгызны ямьләндерсен иде. Бәйрәм белән!