Татарстанлылар балалар бакчасы өчен түләүгә өстәмә компенсация алырга ашыкмый

2013 елның 15 ноябре, җомга

 “Татар-информ” ИА хәбәр иткәнчә, х әзерге вакытта Татарстанда балалар бакчаларына түләүләр өчен 14 меңнән артык өстәмә компенсация билгеләнгән. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында брифингта ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин белдерде.

 2014 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасында балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү максатынан адреслы социаль ярдәм күрсәтү чарасы гамәлгә куела. Бу компенсация гаиләнең бер әгъзасына күпме керем туры килүгә карап билгеләнә һәм адреслы характерга ия. Шул ук вакытта ата-аналар өчен федераль компенсация дә кала: беренче балага 20 процент күләмендә, икенчесенә – 50 процент, өченчегә һ.б. – 70 процент. Республикада бу компенсацияне 72 мең тирәсе гаилә ала. Шул ук вакытта мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләренә 190 меңнән артык бала йөри.

Шулай ук Татарстан балалар бакчаларында өстәмә компенсация алу шартлары, документлар кабул итү, консультация бирү оештырылды дип искәртте Айрат Шәфигуллин. Министр мәгълүматына караганда, хәзерге вакытта 14 мең өстәмә һәм 4,5 мең федераль компенсация билгеләнгән.

 Хәзерге вакытта өстәмә компенсация тиешле гражданнарның 38 проценты гына гариза биргән, аларның 70 проценты чамасы – бер җан башына 10 мең дә керем чыкмаган гражданнар, дип белдерде министр.

 

Игелек үзәгеннән алынган мәгълүматка караганда,  безнең районда өстәмә компенсациягә гаризаны 424 кеше биргән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International