“Яшьлек» мәдәни үзәгендә яшь эшмәкәрләр белән бизнес-лагерь үз эшен башлады.

2013 елның 15 ноябре, җомга

 Семинарны район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Миләүшә Гипаева ачып җибәрде, ул илебездә кече эшмәкәрлекне үстерүгә һаман күбрәк игьтибар бирелүен билгеләп үтте, эшмәкәрләргә бизнесны алып баруда мондый укуларның кирәклегенә басым ясады.


Гамәли укуларны Казан Федераль университеты галимнәре ТР Экономика министрлыгы белгечләре белән берлектә алып баралар. Катнашучыларны төрле кызыклы лекцияләр, бизнес-тренинглар көтә. Ә укулар исә 18 ноябрь көнне бизнес-идеяләр һәм проектлар ярминкәсе белән төгәлләнә.




Исегезгә төшерәбез, укулар бушлай, барлык чыгымнарны оештыручылар күтәрә. Яшь эшмәкәрләр Һәм үз эшен башларга теләүчеләрне көтеп калабыз. Оештыру мәсьәләләре буенча Актаныш муниципаль районы башкарма комитетының экономика бүлегенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин (телефон:З-11-41)


,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International