“Яшьлек” мәдәни үзәгендә вакансияләр ярминкәсе үтте

2013 елның 15 ноябре, җомга

Тәкъдим ителүче эш урыннарының күплеген искә алып, Актаныш халыкны эш белән тәэмин итү үзәге 14 ноябрьдә “Яшьлек” мәдәни үзәгендә вакансияләр ярминкәсе үткәрде. Анда барлыгы 7 оешма- ИП  Р.  Салихов , Габбасов крестьян – фермер хуҗалыгы, ИП  А.Муллахметов,”ПМК-4” ҖЧҖ, ИП Калмукова, “Альметьевский ПОПАТ» ААҖ, Актаныш ветеринария участогы катнашты. Актаныш халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең әйдәп баручы инспекторы Илүзә Зарипованың сүзләренә караганда, анда 30 кеше эш сорап мөрәҗәгать иткән, алар арасында төрле хезмәт ияләре бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International