Актаныш муниципаль районының коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булды

2013 елның 15 ноябре, җомга

11 ноябрь көнне Актаныш  муниципаль районының коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булды.Утырышта сүз Актаныш районы муниципаль бюджет оешмалары җитәкчеләренең һәм бу вазифаларны башкарырга дәгъва кылучыларның эшкә кергәнче үзләренең һәм гаилә членнарының еллык керемнәре һәм мөлкәте турында декларацияләрнең дөреслеге турында район прокуратурасының тикшерү йомгаклары турында барды. Аның белән муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы көрәш оештыру буенча ярдәмчесе Алия Аглетдинова таныштырды.

Комиссия карары нигезендә  м униципаль район Советының оештыру бүлегенә һәм район мәгариф идарәсенә бу мәсьәлә буенча җитәкчеләр белән укулар үткәрергә кушылды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International