Марат – беренче

2013 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә Казанда “Татарстан өметләре“ (“Надежды Татарстана“) исеме астында яшь теннисчылар арасында иң көчлеләрне билгеләгән турнир узды. Инде күптәннән Татарстан җыелма командасы составында көч сынаучы райондашыбыз Марат Солтанов әлеге бәйгедә дә сынатмады: үз яшендәге 80гә якын көндәше арасында шәһәр һәм авыл теннисчыларын узып, лаеклы I урынга ия булды ул.

“Актаныш таңнары” газетасы №85,13 ноябрь

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International