Район хуҗалыклары узган атна ахырына туфракны төп эшкәртүне төгәлләделәр. Ә менә “Эконом”, “Чишмә” хуҗалыклары, “Актаныш” агрофирмасы, шуның белән беррәттән, туфракның сөрү катламын тирәнәйтү буенча да өлгерлек күрсәттеләр. Бу көннәрдә хуҗалыкларда тагылма коралларны ремонтлау тулы куәтенә бара. “Башак” хуҗалыгы хезмәтчәннәре бу эшне төгәлләделәр дә инде. Бу хакта Актаныш районы узган шимбәдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында үткән республика видеокиңәшмәдә уңай яктан билгеләп үтелде.