Ленар Зарипов Бөек Ватан сугышы ветераннарын Бөек Җиңүнең 80 еллыгы белән котлады

2025 елның 5 мае, дүшәмбе

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов Бөек Ватан сугышы ветераннарын Бөек Җиңүнең 80 еллыгы белән шәхсән котлады. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм "Бердәм Россия" партиясе исеменнән ветераннарга бүләкләр тапшырылды.

Тантаналы котлауда шулай ук "Яшь гвардия"дә катнашты. Яшьләр хәрәкәте вәкиле Айдар Нуретдинов ветераннарга оешма һәм шәхсән үз гаиләсе исеменнән бүләкләр тапшырды, батырлыклары өчен тирән рәхмәт белдерде.

Актаныш районында Бөек Ватан сугышында катнашкан өч кеше яши: Нурфикә Абдуллина, Тәфкил Вәлиев һәм Вазыйх Шакиров. Ленар Зарипов аларның һәркайсының уртак Җиңүгә керткән өлешен ассызыклады һәм сугыш елларында күрсәткән батырлыклары өчен чын күңелдән рәхмәт белдерде. Район башлыгы ветераннарга ныклы сәламәтлек, озын гомер һәм тыныч күк йөзе теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International