Безнең һәркайсыбыз кулланучы булып тора, чөнки безнең тарафтан шәхси максатларда кулланыла торган төрле товарлар сатып алына. Теге яки бу товарларны сатып алу – безнең көндәлек тормышыбызның бер өлеше. Күп кенә кулланучылар товарларны сатып алганда билгеле бер шартлар аркасында товарны кире кайтару зарурлыгы кебек проблема белән очраша. Әлеге вәзгыятьтә сорау туа: товарны ничек кире кайтарырга?
Башта товарның нинди категориягә керүен билгеләргә кирәк. Сыйфатына карап, товарлар ике төргә бүленәләр:
- сыйфатсыз товарлар.
- тиешле сыйфатлы товарлар.
«Кулланучылар хокукларын яклау турында» гы закон нигезендә, әгәр кулланучы товарда кимчелекләр тапса, ул сату-алу шартнамәсен үтәүдән баш тартырга һәм товар өчен түләнгән сумманы кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы.
Кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон буенча товарны кире кайтару сроклары: Бу таләпне сез, кулланучы буларак, сатучыга гарантия срогы яисә яраклылык срогы дәвамында, әгәр алар билгеләнмәгән булса, товарны кулланучыга тапшырган көннән алып ике ел эчендә белдерергә хокуклы.
Техник яктан катлаулы товарларга (мәсәлән, автомобиль, ноутбук, мотоцикл) карата Сез сату-алу килешүен үтәүдән баш тартырга һәм мондый товар өчен түләнгән сумманы кулланучыга тапшырылган көннән алып унбиш көн эчендә кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы. Әгәр күрсәтелгән срок узган булса, бу таләпләр түбәндәге очракларның берсендә канәгатьләндерелергә тиеш:
- товарның җитди җитешсезлеге ачыклану;
-Товар җитешсезлекләрен бетерүнең әлеге Законда билгеләнгән срокларын бозу;
-Товарның төрле кимчелекләрен берничә мәртәбә бетерү нәтиҗәсендә, гарантия срогының һәр елы дәвамында, гомумән алганда, утыз көннән артык файдалана алмау.
Техник яктан катлаулы товарлар исемлеге Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 10.11.2011 № 924 карары белән расланды.
Сыйфатсыз товарны кире кайтару өчен башта сатучыга язма гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Сатучы мондый таләп куелганнан соң 10 көн эчендә Сезгә акчаны кире кайтарырга тиеш. Сатучы товар өчен акчаны кире кайтармаса, нишләргә соң?
«Кулланучылар хокукларын яклау турында» гы закон нигезләмәләре эчтәлегеннән күренгәнчә, кулланучы тиешле сыйфатлы товарны нигезсез кайтару һәм товар өчен түләнгән акчаларны кире кайтаруны таләп итү хокукына ия түгел. Шуңа да карамастан, әгәр күрсәтелгән товар форма, габаритлар, фасон, төс, зурлык яки комплектация буенча туры килмәгән булса, сез тиешле сыйфатлы товарны шундый ук товарга алмаштырырга хокуклы. Сатып алу көнен санамаганда, әлеге хокукны тормышка ашырырга мөмкин булган вакыт 14 көн тәшкил итә.
Тиешле сыйфатлы товарны кире кайтарырга һәм түләнгән акчаны кире кайтаруны таләп итәргә мөмкин, әгәр шундый ук товар әлеге таләп белән мөрәҗәгать иткән көнгә сатуда булмаса.
Әмма шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, тиешле сыйфатлы һәр товар алмаштырылырга яки кире кайтарылырга тиеш түгел (кире кайтарылырга яки башка зурлыктагы, формадагы, габариттагы, фасондагы, төсле яки комплектлаштырылган тиешле сыйфатлы азык-төлек булмаган товарлар исемлеге РФ Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел № 55 карары белән расланган).
Шул ук вакытта сатучыга товарны кире кайтару турында гариза белән дә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Товарны сатучыга кире кайтарганнан һәм товар өчен түләнгән акчаны кире кайтару турында гариза биргәннән соң өч көн эчендә сатучы сезгә акчаны кире кайтарырга тиеш.
Сатучы сезнең законлы таләпләрегезне канәгатьләндерүдән баш тартса, ирекле рәвештә кулланучы хокукларын яклау турындагы дәгъва гаризасы белән судка мөрәҗәгать итегез.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы.