Иске полислар да гамәлдә булачак

2013 елның 13 ноябре, чәршәмбе

Соңгы вакытта Татарстан Республикасы мәҗбүри медицина иминияте территориаль фондына кешеләр полисларын алыштыру мәсьәләсе белән еш мөрәҗәгать итә башлады.

 

Аларга шифаханәләрдә яки иминият компанияләрендә иске үрнәктәге полисларын яңартырга тәкъдим итәләр икән. Бу уңайдан ТР мәҗбүри медицина иминияте фонды шуны белдерә: медицина оешмалары иске үрнәктәге полис белән бушлай медицина ярдәме күрсәтүдән баш тартырга тиеш түгел.

 

Иске үрнәктәге полислар аларны алыштырганчы гамәлдә булачак, алар буенча бушлай медицина ярдәмен тулы күләмдә, шул исәптән 2014 елның 1 гыйнварыннан соң да алырга була. Иминият медицина оешмалары тарафыннан 2011 елның 1 маена кадәр бирелгән полислар акрынлап алыштырылачак.

 

Яңа мәҗбүри медицина иминияте полисын түбәндәге очракларда хәзер үк алырга кирәк булачак:

 

- иминиятләнгән кеше элек полис алмаган булса, шул исәптән яңа туган балаларга;

 

- иминиятләнгән кешенең фамилиясе, исеме, атасының исеме, җенесе, туу вакыты үзгәртелгәндә;

 

- күрсәтелгән мәгълүматларда ялгышлыклар булганда;

 

- полис яраксыз хәлгә килгәндә;

 

- иминиятләнгән кеше иминият медицина оешмасын алыштырырга карар иткәндә (календарь ел дәвамында елына бер тапкыр 1 ноябрьгә кадәр);

 

- шәхесен раслаучы яңа документ алынганда (паспорт һәм башкалар) – шул исәптән 14 яшькә җиткән балалар паспорт алганнан соң.

 

Яңа полис алу өчен шәхсән үзең яки үз вәкилең аша иминият медицина оешмасына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Татарстан Республикасы территориясендә шундый өч оешма эшли. Шуларның берәрсенә Мәҗбүри медицина иминияте кагыйдәләре белән билгеләнгән тәртиптә (Россия Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгының 28.02.2011 елгы 158н санлы боерыгы белән расланган) гариза белән мөрәҗәгать итәсең. Бу вакытта балигъ булмаган яшьтәге бала исеменнән иминият медицина оешмасына баланың законлы вәкилләре (ата-анасы, опекуны) мөрәҗәгать итә.

 

Бушлай медицина ярдәме күрсәтелү һәм полислар алуга кагылышлы барлык мәсьәләләр белән түбәндәге телефоннар буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз:

 

иминият медицина оешмаларына:

 

- « «АК БАРС-Мед» иминият компаниясе» ҖЧҖ - 8-800-500-03-03,

 

- «Коткару» иминият медицина җәмгыяте» ЯАҖ - 8-800-100-07-17,

 

- «Чулпан-Мед» иминият медицина оешмасы» ҖЧҖ - 8-800-200-10-65;

 

Татарстан Республикасы мәҗбүри медицина иминияте территориаль фондына (ТФОМС) - 8-800-200-51-51. Россия җирлегендә шалтырату бушлай.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International