Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Айнур Салишев "Ватан нәрсәдән башлана"дигән Республика балалар рәсем конкурсында җиңү яулады.
Яшь рәссам патриотизмны һәм Ватанга мәхәббәтне тирән аңлауны чагылдырган эше өчен ТР Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин дипломы белән бүләкләнде.
"Изге эш - Ватанга хезмәт итү" парламент дәресе кысаларында узган Конкурс бөтен Татарстан Республикасыннан талантлы балаларны җыйды. Иҗади конкурсларның республика этабында 447 укучы һәм 86 педагог катнашты. 56 укучы һәм 6 педагог җиңүче дип табылды. 14 укучы лауреат булды.
Конкурс Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлана. Чараның максаты яшь буында гражданлык, үз иле өчен җаваплылык һәм горурлык хисе тәрбияләү булды. Катнашучыларның эшләре оригинальлек, сәнгать осталыгы һәм конкурс тематикасына туры килү критерийлары буенча бәяләнде.
#ГодЗащитникаОтечества
#80еллыкҗәбәрләр