Актанышта җиңел атлетика буенча дөнья чемпионы Фирая Солтанова-Жданова Кубогына йөгерү буенча традицион ярышлар узды. Әлеге чара "Физик культура һәм спортны үстерү» милли проекты тормышка ашыру кысаларында узды. Бәйгедә Актаныш районы мәктәпләре укучылары катнашты.