Наркотикларга каршы акциянең икенче этабы старт ала

2013 елның 12 ноябре, сишәмбе

18 ноябрьдән «Үлем белән сәүдә итү урыннарын хәбәр ит!» Бөтенроссия наркотикларга каршы акциясенең икенче этабы башлана.

 

Бу көннән башлап ТР наркоконтроль идарәсендә кайнар линия телефоны эшли – (843) 274-31-03, дип хәбәр итә Россия ФСКНының ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте. Шушы номер буенча Татарстанда яшәүчеләрдән наркополицейскийларга гына түгел, эчке эшләр, сәламәтлек саклау, мәгариф һәм яшьләр эшләре буенча төбәк министрлыклары белгечләре, шулай ук дини һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре адресына да шалтыратулар кабул ителәчәк.

 

Кайнар линия телефоны буенча көн саен, ял көннәреннән кала, 9 дан 18 сәгатькә кадәр шалтыратып, наркотикларның законсыз әйләнеше фактлары, наркотик кулланучылар, притон тотучылар турында хәбәр итәргә, шулай ук наркобәйлелекне дәвалау һәм авыруларны реабилитацияләү мәсьәләләре буенча консультация алырга була.

 

Татарстан наркоконтроль идарәсенең ышныч телефоннары да тәүлек әйләнә режимда эшләвен дәвам итә: (843) 274-30-30 һәм 273-43-45. Алар буенча шалтыратып гражданнар ФСКН хезмәткәрләре өчен файдалы мәгълүматларны аноним рәвештә хәбәр итә алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International