Шамил Латыйпов: "9 майда улымның исән-имин шушы машина белән кайтуын көтеп калабыз"

2025 елның 14 апреле, дүшәмбе

"9 майда улымның исән-имин шушы машина белән кайтуын көтеп калабыз" ди Шамил абый Латыпов.

Бүген, махсус хәрби операциядә катнашкан улы Илһам Латыйповка УАЗ машинасын озатты алар.

Машинаны "Актаныш" агрофирмасы җитәкчесе Рамил Вәлиев бүләк итеп биргән. Илфат Нурлыев белән Нурсил Талипов аны, бушка, тулысы белән төзеләндереп сафка бастырган. Бар урам белән җыелып, тәртипкә китереп бүген Украина якларына озаттылар.

Битараф булмаган райондашларыбызга рәхмәт. Алар зур ярдәм күрсәтсәләр дә күкрәк кагып йөри торганнардан түгелләр. Иң мөһиме егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсыннар. Җиңү белән. Шамил абый әйтмешли, Бөек Җиңү көненә ямь өстәп кайтсыннар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International