Батырларга хат: Актаныш  муниципаль районы  ЗАГС бүлеге каршында оештырылган “Яшь гаилә мәктәбе “ дәресендә Кадет интернат мәктәбе, Байсар һәм Чуракай укучылары мөһим акциядә катнашты

2025 елның 10 апреле, пәнҗешәмбе

Батырларга хат: Актаныш  муниципаль районы  ЗАГС бүлеге каршында оештырылган “Яшь гаилә мәктәбе “ дәресендә Кадет интернат мәктәбе, Байсар һәм Чуракай укучылары мөһим акциядә катнашты

Актаныш районы ЗАГС бүлегенең бүгенге Гаилә мәктәбе дәресе Ватанны саклаучылар елына багышланды. Гаилә кыйммәтләрен төшендерүче дәреснең кунагы үзенчәлекле иде, укучылар белән очрашырга Актаныш районы имам хатыйбы Руслан Мортазин, психолог Фәймә Шәйгәрданова белән махсус хәрби операциядә утлар-сулар кичеп туган ягыбызга чираттагы ялына кайткан кадерле солдатыбыз Ильнар Набиуллин килде.Ильнар Набиуллин белән күрешү кызларга -егетләргә аеруча кызыклы булды. Ильнар Актаныш районы Богады авылында туып-үсә.  2023 елда махсус хәрби операциягә алына. Анын батырлык юлы мәктәп елларыннан ук башлана.Мәктәпне унышлы тәмамлагач, югары белем ала, армия сафларында хезмәт итә. Ике елга якын Донецк өлкәсендә 2007 дивизиянен 589 нчы полкында 27 мотоукчылар дивизиясендә элемтэче булып хезмәт итә. Отделение командиры. Ватаныбыз сакчысы, Богады авылы егете Ильнар Набиуллинга ЗАГС бүлеге мөдире Гөлфинә Мөхәммәдиева «Татар дөньясы» китабын бүләк итте. Ватанны саклаучылар елында очрашуның кунаклары  барлык чыгыш ясаучыларны, аеруча батыр сугышчыбызның сузләрен зур кызыксыну белән тыңладылар. Аңа узләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.Психологыбыз Фәймә Шәйгәрданова, имам хатыйб Р.Мортазин, ЗАГС булеге җитәкчесе Г.Мухамадиева яшьләргә гаилә кору буенча узләренен файдалы киңәшләрен җиткерделәр.

Яшьләр өчен дәрестә истә кала торган мизгел- «Батырларга хат» акциясендә катнашу булды. «Батырларга хат» акциясе Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС Идарәсе тарафыннан гамәлгә куелган зур проект. Гаилә мәктәбе дәресендә катнашучы һәр бала бүген Актаныш районыннан махсус хәрби операциядә катнашучыларга атап язылган котлау тәбрикнамәләренә имзаларын салды.  Махсус хәрби операциядәге якташларыбызның туган ягыбызга исән-сау кайтуларын теләп калабыз. Ир-егет-гаиләнең тоткасы, гаиләләребезнең терәге булган барлык көчле затларыбызга уңышлар телибез, барыбызга да гаиләләребез бөтен булып матур итеп яшәргә язсын,- диде ЗАГС бүлеге мөдире Гөлфинә Мөхәммәдиева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International