2025 елның 14 апреленнән 2025 елның 11 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә

2025 елның 10 апреле, пәнҗешәмбе

2025 елның 14 апреленнән 2025 елның 11 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә.

Бу вакытта учак ягу, көнкүреш калдыкларын, коры үлән һәм чүп-чарны яндыру катгый тыела. Шулай ук урман янгыннары куркынычы янаган торак пунктлар, бакчачылык ширкәтләре һәм балалар лагерьлары территорияләрендәге мангалларда, мичләрдә һәм янмый торган башка савытларда ризык әзерләргә ярамый. Бу чикләү рестораннар, кафе, барлар һәм башка җәмәгать туклануы объектларына кагылмый.

Янгынга каршы махсус режим чорында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәгән өчен административ җаваплылык ике тапкырга арттырылачак.

Гражданнар өчен штрафлар – 10 меңнән 20 мең сумга кадәр, вазыйфаи затлар өчен – 30 меңнән 60 мең сумга кадәр, ә юридик затлар өчен 400 меңнән 800 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International