Күчемсез милекне сату-алу килешүләрен ничек дөрес рәсмиләштерергә?

2013 елның 11 ноябре, дүшәмбе

Күчемсез милекне сату-алу алыш-бирешләре – гаять җитди һәм җаваплы адым. Андый вакытта кешедә алыш-бирешнең хәвефсезлеге, исәп-хисап ясау тәртибе белән бәйле күп сораулар туа. Килешүне, шул исәптән сату-алу объектының бәясе күрсәтелә торган пунктны эшләү буенча да сораулар туа. Еш кына бәя урынына объектның кыйммәтен күрсәтәләр, бу билгеләмәләрнең икътисадый табигатен исәпкә алмыйча, аларны тигез хокуклы итеп файдаланалар. Чыннан да, беренче карашка бер-беренә тәңгәл кебек күренгән бу ике билгеләмәнең аермасы нәрсәдә соң, һәм аларны дөрес файдаланмау нинди нәтиҗәгә китерергә мөмкин? Бу хакта безгә Росреестрның Татарстан Идарәсендә аңлаттылар.

"Россия Федерациясе Гражданлык кодексы нигезендә, сатыла торган милекнең бәясе сату-алу килешүенең мөһим шарты булып тора. Ул һәрвакыт бер генә, һәм күчемсез милек объектының бәясе алыш-бирештә катнашучы яклар тарафыннан конкрет әйбергә билгеләнгән конкрет акча эквиваленты буларак тәгаенләнә. Ягъни, сату-алу килешүенең бәясен килешүдә катнашучыларның берсенең икенчесенә түләргә тиешле акча күләме дип аңларга кирәк",–дип аңлаттылар безгә ведомствода.

"Ә әйбернең кыйммәтенә килгәндә исә, теләсә кайсы күчемсез милек объектының берничә кыйммәте булырга мөмкин, чөнки алар төрле методикалар белән билгеләнә. Әлеге кыйммәтләрнең күләме тәңгәл дә була, бер-береннән аерыла да ала".

"Шул рәвешле, килешүдә күчемсез милек объектының нәкь менә кыйммәте күрсәтелгән булса, дәүләт регистраторы, гамәлдәге закончалык нигезендә, бу алыш-бирешне туктата ала",-дип ачыклык кертәләр ведомствода.

Моның белән бәйле рәвештә, килешү төзегәндә көтелмәгән хәлләр килеп чыкмасын өчен, Татарстан Росреестр Идарәсе килешүнең объект бәясе күрсәтелгән пунктына игътибар итәргә һәм алыш-биреш буенча исәп-хисапны алыш-бирешкә дәүләт теркәве үткәреп әзер документларны алганчы түгел, ә аннан соң ясарга, шулай ук банк ячейкаларын файдаланырга киңәш итә.

 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International