Мәчетләребездә Ураза гаетләре узды

2025 елның 30 марты, якшәмбе

Кояш чыгу белән райондашларыбыз Ураза гаетен бәйрәм намазы белән билгеләп үтү өчен мәчетләргә юл алды. Төп чара Актаныш Җәмигъ мәчетендә район башлыгы Ленар Зарипов катнашында узды.

Иртәнге 6да бәйрәм намазы башланды, анда имам-мөхтәсиб Руслан хәзрәт Мортазин мөселманнарны Рамазан ае тәмамлану белән тәбрикләп, аның рухи кыйммәтенә басым ясады.

Ленар Зарипов райондашларыбызны Ураза бәйрәме белән котлады, бәйрәм һәр өйгә бәхет һәм тынычлык алып килер, догалар ишетелер дигән өмет белдерде.

Район башлыгы махсус хәрби операциядә катнашучыларга аерым игътибар бирде, тиздән тынычлык урнашачагына һәм геройларның өйләренә кайтачагына ышаныч белдерде. Ул барлык якташларын бәйрәм белән котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International