Бүген Актаныш муниципаль районында чыгарылыш сыйныф укучыларының әти-әниләре бердәм дәүләт имтиханының барышын, эчке тәртип белән танышу уздылар, ягъни үзләрен укучы ролендә тоеп карадылар.
Акциядә 25 әти-әни катнашты. Акция барышында алар пунктка керүдән нәтиҗә алуга кадәрге процессны күзәттеләр. Сынау имтиханнары Актаныш беренче урта гомуми белем бирү мәктәбендә узды. Быел катнашучылар математика фәненнән имтихан тапшырып карады.