Муниципаль район башлыгы Фаил КАМАЕВ полиция хезмәткәрләрен, ветераннарын эчке эшләр органнары хезмәткәре Көне белән котлады .

2013 елның 8 ноябре, җомга
Хөрмәтле полиция хезмәткәрләре, ветераннар!

Сезне һөнәри бәйрәмегез уңаеннан ихластан котлыйм. Район иминлеге өчен куйган тырыш хезмәтегез өчен рәхмәт хисләремне юллыйм.

Тормыш сездән һәрдаим тәвәккәллек, батырлык, эшкә бирелгәнлек, салкын зирәк акыл сорый. Районда тотрыклы хәл саклауда сез күркәм урын билисез. Хезмәтегез зур ихтирамга лаек. Бервакытта да югалып калмыйча, камилләшкән эш алымнары кулланып, кешеләр тынычлыгын саклауда зур өлешегезне кертәсез. Киләчәктә дә хәвефсез тормыш тәэмин итү, җинаятьләрне киметү, тәртипсезлекне булдырмауда тырышлык куярсыз, дип ышанам.

Сезгә һәм гаиләләрегезгә иминлек, авыр, җаваплы хезмәтегездә уңышлар, сәламәтлек, җан тынычлыгы, сабырлык, бәхетле якты тормыш телим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International