Яшь эшмәкәрләр белән “Яшьлек» мәдәни үзәгендә уку оештырылды

2013 елның 8 ноябре, җомга

Бүген, 8 ноябрьдә сәг. 9 да ТР Аграр яшьләр берләшмәсе һәм аның урындагы бүлекчәсе яшь эшмәкәрләр һәм үз эшен башларга теләүчеләр белән “Яшьлек» мәдәни үзәгендә гамәли уку оештырды

 Семинарны район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Миләүшә Гипаева ачып җибәрде, ул илебездә кече эшмәкәрлекне үстерүгә һаман күбрәк игьтибар бирелүен билгеләп үтте, эшмәкәрләргә бизнесны алып баруда мондый укуларның кирәклегенә басым ясады.

Гамәли укуларны ТР Аграр яшьләр берләшмәсе җитәкчесе ярдәмчесе Илмира Сабирҗанова һәм бизнес-тренер, “Верное решение” компаниясенең җитәкчесе Сергей Маслехин алып бардылар
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International