10 март көнне Актанышта районкүләм Ифтар мәҗлесе узды.
"Батыр" спорт комплексында 400 кешелек өстәл әзерләнгән иде. Мәҗлескә килгәннәр намаз укып, "Кол Шәриф" мәчете имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәновның вәгазьләрен тыңлап, дога кылып, бергәләп авыз ачтылар.
Район башлыгы Ленар Зарипов Рамазан аеның 1 март - язның тәүге көнендә башлануын яңарышка ишарәләп, барлык райондашларыбызга изге теләкләрен җиткерде. Ифтар мәҗлесендә махсус хәрби операциядә катнашкан райондашларыбызның якыннары да чакырулы иде.