Кадерле гүзәл затларыбыз! Сезне язның беренче бәйрәме – 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәм.
Кояш кебек ягымлы, игелекле, аяз көн кебек якты күңелле, чәчәктәй нәфис затларыбызга, яраткан әниләребез, әбиләребезгә, тормыш иптәшләребезгә, апа-сеңелләребезгә күңел түреннән чыккан ихлас котлау сүзләрен һәм иң изге теләкләремне җиткерәм.
Бүгенге көндә хатын-кызның роле тормышта да, гаиләдә дә гаять зур. Алар авыл хуҗалыгында, мәгариф, мәдәният, сәнәгать һәм башка өлкәләрдә актив хезмәт куялар. Эшмәкәрлек белән шөгыльләнәләр, җирле үзидарә органнарында, хакимият структураларында эшлиләр. Безнең уртак бурычыбыз – аларга рухи яктан һәм һөнәри үсештә ярдәм итү.
Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашкан егетләребезгә һәрдаим ярдәм кулы сузган кызларга, апаларга ихластан рәхмәт. Сезнең кулларыгыз белән бәйләнгән җылы әйберләр, ясалган окоп шәмнәре һәм әзерләнгән ризыклар солдатларыбызга көч бирә, Җиңүгә рухландыра.
Шулай ук, Ватанны саклаучы ир-атларыбызның тормыш иптәшләренә, әниләренә, кызларына аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Сез көчле рухлы, сабыр, гаилә учагын саклаучы кешеләр. Сезнең дә, безнең дә төп теләк бер - дөньяларыбыз тынычланып, егетләрбез исән-сау әйләнеп кайтсыннар.
Кадерле гүзәл затларыбыз, һәрвакыт елмаеп. кояш кебек балкып, күңелләрне җылытып, якын кешеләрегезнең игътибарын тоеп, бәхетле булып яшәгез. Гаиләләрегезгә иминлек, сәламәтлек һәм муллык телим.