Бүген Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният сараенда 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тантаналы кичә узды.
Әлеге бәйрәмгә 500-дән артык хатын-кыз чакырылган иде. Алар арасында төрле өлкәләрдә хезмәт куючылар, балаларга ана назын бирүчеләр, җәмәгать тормышында актив катнашучылар, авыл хуҗалыгында хезмәт куйган нәфис затларыбыз да бар. Шулай ук, махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызның гаилә әгъзалары да бәйрәм кунаклары булды.
Тантаналы чарада район башлыгы Ленар Зарипов залда утыручыларның һәммәсен дә бәйрәм белән тәбрикләде.
“Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашкан егетләребезгә һәрдаим ярдәм кулы сузган кызларга, апаларга ихластан рәхмәт. Шулай ук, Ватанны саклаучы ир-атларыбызның тормыш иптәшләренә, әниләренә, кызларына аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Сез көчле рухлы, сабыр, гаилә учагын саклаучы кешеләр. Сезнең дә, безнең дә төп теләк бер - дөньяларыбыз тынычланып, егетләрбез исән-сау әйләнеп кайтсыннар” дип рәхмәтләрен җиткерде ул.
Чара “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбленең бәйрәм концерты белән дәвам итте.