Район предприятиеләре һәм учреждениеләре хезмәткәрләре арасында Спартакиада нәтиҗәләре билгеле булды

2025 елның 1 марты, шимбә

Район оешма-предприятия һәм учреждениеләр арасында узган спартакиаданың нәтиҗәләре билгеле. Җиңүчеләрне район башлыгы Ленар Зарипов тәбрикләде.

Дистәгә якын спорт төре буенча берничә ай дәвамында барган ярышларның гомуми нәтиҗәләре буенча

 

Учрежденияләр арасында:

1 урын – “Батыр” спорт мәктәбе

2 урын – “Лачын” спорт мәктәбе

3 урын – 1 нче санлы мәктәп

 

Оешмалар арасында:

1 урын – Үзәк хастаханә (ЦРБ)

2 урын – ХПП

3 урын – МНКТ

 

Авыл җирлекләре арасында:

1 урын – Актаныш

2 урын – Байсар

3 урын – Аккүз

 

Спорт төрләренең күбесе ГТО нормативларына керә. Спартакиадада катнашкан хезмәткәрләрнең күбесе үзләренең яшь төркемнәрендә нормативларга туры килгән яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Ихластан котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International