Кичә район Советы утырышында район башлыгы Ленар Зарипов Бөек Ватан сугышы елларында батырлык күрсәткән райондашларыбызга Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган истәлек медальләрен тапшыруга старт биргән иде.
Районда әлеге медаль сугышның бар авырлыгын татыган, фидакарь хезмәте белән Җиңүне якынайткан 180ннән артык райондашыбызга тапшырылачак.
Бүген Иске Богады җирлегендә бу уңайдан бик матур чара үткәрелде. Өлкән яшьтәге авылдашларны мәктәп музеена чакырып, балалар, мәдәният хезмәткәрләре катнашында, Район Советы Аппарат җитәкчесе Илшат Вахитов мөхтәрәм райондашларыбызга тантаналы рәвештә лаеклы бүләкләрен тапшырды.