Бүген Актанышның 2 нче мәктәбендә махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышланган Хәтер диварын ачу тантанасы булды

2025 елның 28 феврале, җомга

Бүген Актанышның 2 нче мәктәбендә махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышланган Хәтер диварын ачу тантанасы булды. Ачылу тантанасына геройларның гаиләләре: әти-әниләре, балалары, әби-бабалары килде. Кунаклар арасында операциядә катнашучылар үзләре дә бар иде, алар үз хатирәләре белән уртаклаша алдылар.

Актаныш муниципаль районы Башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова патриотик тәрбиянең мөһимлеген билгеләп үтте. "Хәтер диварын ачу-ул чара гына түгел, бу илебезне саклаучыларга хөрмәт күрсәтү», — диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International