Бөек Ватан сугышы ветераннары Вәлиев Тәфкил Вәли улы һәм Шакиров Вәзих Фәтих улы “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы” юбилей медале белән бүләкләнделәр. Шулай ук ветераннарга “Актаныш муниципаль районының мактаулы гражданины” дигән мактаулы исем бирелә.
Махсус хәрби операция вакытында Батырларча һәлак булган Вәлиев Рөстәм Гафурҗан улы “Батырлык ордены” белән бүләкләнде. Орден Вәлиев Рөстәм Гафурҗан улының тормыш иптәше Вәлиева Асия Хәниф кызына, кызы Алена һәм улы Айдарга тапшырылды.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы Министрлыгының Указы белән, авыл хуҗалыгы тармагы үсешенә зур өлеш кертүе, күпъеллык нәтиҗәле хезмәте өчен “Нур” җаваплыгы чикләнгән җәмгыяте савымчысы Габдрахимова Фаягөл Файл кызы Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрлыгының рәхмәте белән бүләкләнә.
Татарстан Республикасы Рәисе Указы белән , авыл хуҗалыгы тармагы үсешенә зур өлеш кертүе, күпъеллык нәтиҗәле хезмәте өчен “Актаныш” агрофирмасы җаваплыгы чикләнгән җәмгыяте баш агрономы Әхмәев Газинур Зиннур улы “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде.
“Такталачык балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә пешекче булып эшләүче, үрнәк, күпбалалы әни Шәйхетдинова Гөлнар Мөхәметдин кызы “Ана даны-Материнская слава” медале белән бүләкләнде.
Татарстан Республикасы Рәисе Указы белән сәламәтлек саклау системасы үсешенә зур өлеш кертүе, район халкы сәламәтлеген ныгытуда күпъеллык нәтиҗәле хезмәте өчен “Актаныш үзәк хастәханәсе” Дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе баш табибының клиника- эксперт эше буенча урынбасары Корбанова Светлана Бәхтияр кызына “Татарстан Республикасының Атказанган табибы” дигән мактаулы исем бирелде.
Районның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен “Әлмәтгаз” ның Актаныш район эксплутация- җитештерү идарәсе җитәкчесе Әмирҗанов Рөстәм Мәзхәр улына “Татарстан Республикасының Атказанган газовигы” дигән мактаулы исем бирелде.
Мәгариф системасы үсешенә зур өлеш кертүе, балаларга белем һәм тәрбия бирүдә күпъеллык нәтиҗәле хезмәте өчен “Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерү буенча Актаныш 2 санлы муниципаль бюджет гомуми белем бирү” мәктәбенең физкультура укытучысы Нуриахмәтов Ришат Петровичка “Татарстан Республикасының Атказанган укытучысы” дигән мактаулы исем бирелде.
“Әнәк” агрофирмасы җаваплыгы чикләнгән җәмгыятенең “Кормаш” бүлекчәсе җитәкчесе Гыйльманов Рамил Гаффан улы, “Нигез” җаваплыгы чикләнгән җәмгыятенең баш бухгалтеры Сибгатуллина Зинира Мөдәриф кызы Тырыш һәм нәтиҗәле хезмәтләре белән районның социаль-икътисади үсешенә лаеклы өлеш керткәннәре өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты боерыгы нигезендә күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен, “Саклык банкы” гавами (публичное) акционерлык җәмгыятенең “Татарстан банкы” бүлекчәсенең 8610/0210 санлы өстәмә офисы җитәкчесе урынбасары Миргаязова Рәшидә Хәсәншаех кызы, “Нур Баян исемендәге” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең орлыкчылык агрономы Загертдинов Айнур Ринат улы “Агыйдел җыр һәм бию ансамбле” Дәүләт автоном мәдәният учреждениесе костюмер мөдире Габдуллина Инсия Саняф кызы ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән буләкләнделәр.
Милләтебез алдындагы олы хезмәтләре өчен, татар халкының телен,мәдәниятен үстерүгә, гореф-гадәтләрен саклап калуда башкарган эшләре өчен район ветераннар оешмасы җитәкчесе Нурлыев Нурулла Гаян улы Бөтендөнья татар конгрессының рәхмәте белән бүләкләнде.
Тырыш һәм нәтиҗәле хезмәтләре белән районның социаль-икътисади үсешенә лаеклы өлеш кертүе өчен “БлагоДарение социаль инициативалары һәм яшь буынга ярдәм итү хәйрия фонды Президенты Сәлихов Фәрит Муллагали улына “Актаныш муниципаль районының мактаулы гражданины” дигән мактаулы исем бирелде