Район башлыгы Ленар Зарипов барлык ир-егетләребезне Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итә

2025 елның 22 феврале, шимбә

Район башлыгы Ленар Зарипов барлык ир-егетләребезне Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итә:

Без бүген Бөек Ватан сугышында тиңдәшсез батырлыклар күрсәткән ветераннарыбыз алдында хөрмәт белән баш иябез, туган илне саклап, интернациональ бурычларын үтәп шәһит киткән райондашларыбызның якты истәлекләрен яңартабыз, илебез тынычлыгы өчен, бүген, неонацизм белән көрәшкән асыл егетләребезгә иң җылы теләкләрне юллап, исән-имин әйләнеп кайтуларын телибез.

Бу бәйрәм көнендә, хәрби хезмәткәрләр белән бөтен авырлыкларны уртаклашкан һәм алар өчен ышанычлы тыл булып торган хәрбиләребезнең туганнарына, якыннарына һәм волонтерларыбызга аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Егетләребезгә ярдәм итү, якыннары турында кайгырту – безнең төп бурычларның берсе.

Ватанны саклаучылар көне белән котлап, Сезгә сәламәтлек, рухи көч, гаилә бәхете, шатлык-куанычлар һәм ил-көннәребезнең тыныч, имин, күгебезнең аяз булуын телим! Бәйрәм белән!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International