Технология техникумының элеккеге студенты, күптән түгел генә махсус хәрби операция зонасыннан кайткан Азамат Галиев студентлар белән очрашты.
Очрашу барышында Азамат МХОда катнашу тәҗрибәсе белән уртаклашты, Россия хәрбиләренең кыенлыклары һәм батырлыклары турында сөйләде, шулай ук катлаулы чорда халыкның бердәмлегенең мөһимлеген ассызыклады.
Азамат яшьләрне тыныч күк йөзенең кадерен белергә, Илебез тарихын хөрмәт итәргә һәм аның мәнфәгатьләрен яклауга әзер булырга өндәде.
#ГодЗащитникаОтечества