Актанышта сугышчы-интернационалистларны искә алдылар

2025 елның 15 феврале, шимбә

Актанышта сугышчы-интернационалистларны искә алу көне Ватаннан читтә үз бурычларын үтәүчеләргә карата ихтирам һәм рәхмәт символына әверелде. Әфганстан, Чечен сугышы ветераннары һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар һәлак булган иптәшләрен искә алу өчен бергә җыелдылар. Яшь буын, Актаныш укучылары да бу чарада катнаштылар.

Катнашучылар Әфганстанда һәлак булганнар истәлегенә багышланган мемориалга чәчәкләр салдылар, бер минут тынлык белән аларның батырлыгын искә алдылар. Район мәдәният хезмәткәрләре һәм ветераннар тарафыннан әзерләгән бәйрәм концерты чараның эмоциональ дәвамы булды. Сәхнәдән үткәннәргә горурлык һәм киләчәккә ышаныч белән тулы җырлар, шигырьләр һәм истәлекләр яңгырады.

Чара тагын бер кат геройлар турындагы хәтерне саклауның һәм яшьләрне патриотизм һәм Ватанга тугрылык рухында тәрбияләүнең мөһимлеген искә төшерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International