Бүген хакимияттә Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты, «Мәгариф идарәсе» һәм Гомумроссия мәгариф профсоюзының Актаныш территориаль оешмасы профсоюз оешмалары советы арасында социаль җайга салу буенча килешү имзаланды.
Утырыш барышында башлангыч профсоюз оешмалары рәисләренең чыгышлары тыңланды, шулай ук бүләкләү тантанасы узды.