Актанышта Җиңүнең 80 еллыгына багышланган волейбол буенча ТР беренчелеге турниры старт алды

2025 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Актаныш авылының "Батыр" спорт комплексында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган волейбол буенча Татарстан Республикасы беренчелеген ачу тантанасы узды.

Турнир Актаныш, Азнакай, Мөслим, Балтач, Теләче, Алабуга, Нурлат, Мамадыш һәм Арча районнарыннан килгән волейболчыларны җыйды.

Катнашучыларга сәламләү сүзе белән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Дилбәр Әнвәрова мөрәҗәгать итте, яшьләрне тәрбияләүдә һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруда спортның мөһимлеген ассызыклады ул.

Актаныш районы хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗанов та спортчыларга гадел көрәш һәм югары уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International