Актаныш технология техникумының иң яхшы студентлары Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры стипендиатлары була ала

2025 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе

Актаныш технология техникумының иң яхшы студентлары Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры стипендиатлары була ала.

Тиешле боерыкка бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров кул куйды. Исемле стипендия алуга техникумның иң яхшы биш студенты дәгъва итә ала.

Стипендия программасы республиканың аграр секторы өчен аеруча мөһим белгечлекләр буенча югары квалификацияле белгечләр әзерләүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International