Сак булыгыз - бруцеллёз!

2025 елның 12 феврале, чәршәмбе

Сак булыгыз - бруцеллёз! Күрше Башкортстанның Стәрлетамак районында бруцеллёз авырулы маллар ачыкланган. Авыру терлекләр безнең районга да килеп җитәргә мөмкиннәр. Шуңа да читтән килгән малларны сатып алудан тыелып торырга киңәш итәбез. Әлеге авыру терлекләр һәм кайбер кыргый җәнлекләр, кешеләр арасында таралган йогышлы, хроник авыру. Ул кан тамырлары, ашкайнату, сидек куыгы... системаларының зарарлануына китерә.

Андый малларны гадәттә арзан бәягә саталар. Кызыгып, үзегезне, авыл, хуҗалык малларын харап итә күрмәгез. Мал ишәйткәндә җирлектәге белгән кешеләрдән, хуҗалыклардан алыгыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International