Бүген районыбыз зур кунакларны каршы алды. Республиканың Минзәлә, Әгерҗе, Менделеевск, Мамадыш, Мөслим, Актаныш районының булдыклы, уңган хатын-кызлары, эшлекле затлы ир-егетләре Республика бәйгесендә катнаша. Аларны район башлыгы Ленар Зарипов сәламләде.
“Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” бәйгесе Татарстан Республикасы Рәисе ярдәме белән уздырыла һәм менә инде өч дистә елга якын хезмәт юлы, язмышы, уңышлары белән үрнәк булырлык затларны республикабызга таныта.
Бәйгедә катнашучылар “Хатын-кыз – ана”, “Хатын-кыз – мәдәният һәм рухият”, “Хатын-кыз – галим”, “Хатын-кыз – лидер”, “Һөнәрем – язмышым”, “Өченче яшь герое”, “Эшмәкәр хатын-кыз”, “Хатын-кыз – ел үрнәге”, “Изге йөрәкле ир - егетләр” һәм “Ир-ат – лидер” номинацияләрендә чыгыш ясый.