Актанышлылар "Россия чаңгы юлы" Бөтенроссия акциясенә кушылды

2025 елның 8 феврале, шимбә

Бүген Бүләк чаңгы трассасында йөзләгән чаңгы сөючеләр "Россия чаңгы юлы" Бөтенроссия акциясе стартына чыкты.

Катнашучылар арасында сугышчан хәрәкәтләр ветераннары, "Актаныш ветераннарының сугышчан туганлыгы"вәкилләре аерым урын алды. Аларның катнашуы батырлык, ныклык һәм традицияләргә тугрылык символына әверелде.

Чаңгы ярышлары дуслык һәм ярдәм атмосферасында узды. Урыннары нинди генә булмасын, һәр катнашучы үзен сәламәтлеген ныгытуга һәм актив яшәү рәвешен пропагандалауга ярдәм итә торган зур спорт бәйрәменең бер өлеше итеп хис итте. Бу спорт чарасы гына түгел, ә аралашу һәм уңай хис-кичерешләр алмашу өчен менә дигән мөмкинлек тә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International