Актаныш муниципаль драма һәм комедия театры Татарстан буйлап гастрольләр белән йөри

2025 елның 3 феврале, дүшәмбе

Актаныш муниципаль драма һәм комедия театры бүген Хәй Вахитның «Жырым табар сине» пьесасы белән Теләкәй авылы мәдәният йортында сәхнә тотачак.

Ә иртәгә, 4 февраль көнне Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театрында Казан тамашачысына тәкъдим итәчәк.

Алда шулай ук Балтач, Әтнә, Саба районнарында гастрольләр көтелә. Рабит Батулланың «Шайтан кәмите» пьесасы буенча куелган «Өйләнәм! Бетте-китте!» комедиясен тәкъдим итәчәк алар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International