Ваклап сатучылар арасында күпчелек вакытта килеп чыгучы хокук бозуларның берсе - ценниктагы һәм касса чегындагы бәяләрнең аерылуы. Бу сатып алучының «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 7 декабрендәге 2300-1 номерлы РФ Законының 10 маддәсенең 1 пунктында каралган товарның бәясе турында дөрес мәгълүмат алу хокукын бозу булып тора. Сатучылар, аларга бу уңайдан нинди дә булса таләпләр куйганда яисә чектагы аерманы кире кайтарып бирүне сораганда еш кына, сәүдә оешмасында эшнең күплеген сылтау итеп, яңа кайткан товарларның бәяләрен үзгәртергә өлгермәүләрен сәбәп итеп куялар (гәрчә касса программаларына кирәкле үзгәрешләр вакытында кертелүгә карамастан).
РФ Хөкүмәтенең 2463 номерлы, 31.12.2020 елгы карары белән расланган “Ваклап сату-алу килешүе буенча товарлар сату кагыйдәләре”нең 3 пункты нигезендә, сатучы сатыла торган товарга аның исемен, товар берәмлегенә яисә товарның үлчәү берәмлегенә хакларын (авырлыгын (массасын), озынлыгын һ.б. күрсәтеп бәяләрнең (ценникларның) куелуын тәэмин итәргә тиеш. Кулланучылар хокукларын яклау турындагы Законның 10 статьясы сатучыны товар турында кулланучыга аны дөрес сайлап алу мөмкинлеген тәэмин итә торган кирәкле һәм дөрес мәгълүматны үз вакытында бирергә мәҗбүр итә. Товар турындагы мәгълүматта бәя сумнарда күрсәтелергә тиеш.
Кызганычка каршы, соңгы вакытта кулланучыларның сәүдә оешмалары тарафыннан мәгълүмат алуга хокуклары бозылу турында шикаятьләре ешайды. Актаныш районында яшәүчеләрдән (сатып алучылардан) чектагы бәя киштәдә күрсәтелгән бәядән (ценниктагы бәядән) югарырак булган очракта нишләргә кирәклеге турында мөрәҗәгатьләр еш килә. Сатып алучыларга шуны истә тотарга кирәк: әлеге хокук бозу ачыкланган очракта, бәяләрнең мондый туры килмәвен һичшиксез теркәргә кирәк, соңыннан бу сезнең хокукыгызны бозуның турыдан-туры дәлиле булачак. Товарның артык югары бәядән түләнүен раслый торган чекны саклагыз, шулай ук, кичекмәстән товарның күрсәтелгән бәясе белән бәяне аны сайлау этабында фотога төшерегез. Үзегез җыйган дәлилләрне кибет администраторына күрсәтегез һәм шуны исегездән чыгармагыз: киштәдәге товарның күрсәтелгән бәясе ачык оферта булып тора, һәм сатучы сезгә товарны нәкъ менә шушы офертада күрсәтелгән бәядән сатарга тиеш, ә аннан соң сәүдә оешмасы тарафыннан җибәрелгән хокук бозуны кичекмәстән төзәтүне, ягъни товарны Сезгә ценникта күрсәтелгән бәядән сатуны таләп итегез.
Сезнең тарафтан куелган таләпләр үтәлмәгән очракта, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгеченә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә аласыз: Актаныш авылы, Ленин проспекты, 17 йорт, каб. 20, анда сезгә әлеге проблеманы хәл итәргә һичшиксез ярдәм итәчәкләр.