Ленар Зарипов фермерларны үз җирләреннән нәтиҗәле кулланырга өндәде

2025 елның 24 гыйнвары, җомга

Бүген район хакимиятендә район башлыгы Ленар Зарипов һәм Татарстанның Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров катнашында фермерлар белән очрашу узды. Әлеге чараның төп максаты-төбәктә фермерлыкны үстерүнең актуаль проблемалары һәм перспективалары турында фикер алышу. Базар конъюнктурасы үзгәрү шартларында мондый очрашулар аеруча әһәмиятле, чөнки фермерларга тәҗрибә уртаклашырга һәм белгечләрдән актуаль киңәшләр алырга мөмкинлек бирә.

Бүгенге көндә Актаныш районында 40 фермер хуҗалыгы теркәлгән, ә 2023 елда аларның саны 60 иде. Фермерлар файдалана торган төп мәйдан 5 200 гектардан артык. Район башлыгы игътибарны җирләрнең буш булмаска тиешлегенә юнәлтте һәм фермерларны үз җирләреннән нәтиҗәле кулланырга өндәде.

Бүгенге көндә фермер хуҗалыкларында 1246 баш эре терлек, 3302 сарык һәм 8000 баштан артык кош исәпләнә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International