Авыл җирлекләрендә халык җыеннары башланып китте

2025 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

Авыл җирлекләрендә халык җыеннары башланып китте. Аның чираттагысы бүген, район башлыгы Ленар Зарипов катнашында Иске Сәфәр авылында узды.

Җирлек башлыгы Әхәт Гыйздуллин узган елга хисап тотып, алга куйган максат һәм бурычлар белән таныштырды.

Иске Кадермәт, Терпеле, Иске Сәфәр авылларын берләштергән җирлектә 1032 кеше яши. Шуның 723е - эш яшендәгеләр, 217 се – пенсионер, 55 – мәктәп яшәндегәләр, 25 студент һәм бер дистәдән артык мәктәпкәчә яшьтәге балалар тәшкил итә.

Узган ел 285 500 сум үзара салым акчалары җыелып, дәүләттән 1 427 500 сум күләмендә әйләнеп кайткан. Әлеге акчаларның 626 201 сумы су мәсьәләсен хәл итүгә, 648 мең сумга якын юлларга, 200 мең сум чамасы тирә-якны төзекләндерүгә юнәлдерелгән. Әлбәттә, әле хәл ителәсе проблемалар да күп. Урам-су мәсьәләсе тулысы белән хәл ителмәгән әле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International